«Югары дәрәҗә»: Павел Гусев Татарстанда хәрби хезмәткәрләр гаиләләре белән эшләү үрнәгенә шаккатты

2023 елның 15 марты, чәршәмбе

Украинадагы махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә Татарстанда искиткеч нәтиҗәле тыл эшчәнлеге бара. Биредә сүз хәрби хезмәткәрләрне, аларның гаиләләрен кайгырту турында да, медицина белән тәэмин итү дәрәҗәсе хакында да бара. РФ Оборона министрлыгы каршындагы иҗтимагый совет рәисе, "Московский комсомолец" газетасының баш мөхәррире һәм Мәскәү Журналистлар берлеге президенты Павел Гусев Татарстан ММЧ җитәкчеләре белән очрашуда шундый фикере белән уртаклашты.

"Мин шаккаттым. Бу – феноменаль тәҗрибә. Хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләре, яраланып кайткан һәм мобилизацияләнгән хәрбиләр белән эш иң югары дәрәҗәдә оештырылган. Һәр кешегә сораулар белән мөрәҗәгать итәргә мөмкин булган кеше беркетелгән. Балалар өчен түләүсез туклану, өстәмә дәресләр бирелә», – дип белдерде Гусев.

Медиаменеджер аеруча Татарстан вице-премьеры Ләйлә Фазлыева эшен үрнәк итеп күрсәтте, ул республикада хәрби хезмәткәрләрнең гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләрен җитәкли. Аның фикеренчә, бу – бик көчле белгеч, үз эшенең остасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International