Конкурс энергетик, матди, финанс, хезмәт һәм административ ресурслардан файдалануның нәтиҗәлелеген пропагандалауга һәм энергия ресурсларының нәтиҗәлелегенә, энергияне сак тоту, табигатьне саклау чараларына барлык өлкә белгечләренең һәм халыкның игътибарын җәлеп
итүгә юнәлдерелгән.
Конкурска массакүләм мәгълүмат чараларында 2022 елның 1 гыйнварыннан 31 декабренә кадәр басылып чыккан эшләр кабул ителә.
Конкурста катнашу өчен республика массакүләм мәгълүмат чаралары һәм Татарстан Республикасы предприятиеләренең матбугат хезмәтләре (җәмәгатьчелек белән элемтә бүлекләре) чакырыла.
Конкурс 2023 елның 15 февраленнән 15 мартына кадәр уздырыла.
Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләрне бүләкләү 2023 елның 5 апрелендә «Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыру барышы һәм 2023 елга бурычлар турында» Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышы кысаларында булачак.
Конкурска гаризалар һәм материаллар оештыру комитетына 2023 елның 15 мартыннан да соңга калмыйча электрон рәвештә генә җибәрелә: etrt@mail.ru
тел./факс (843)272-99-43, 272-19-21, (843)272-99-69,
«Татарстан Республикасы энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге» дәүләт автоном учреждениесенең мәгълүмат-нәшрият һәм белем бирү эшчәнлеге бүлеге,
сайт: cet.tatarstan.ru
Конкурс Нигезләмәсе: http://tef.tatar/concurs/tef-konkurs-smi/