Эльвира Әхмәтова Әгерҗе районында «Цифр дәресе» үткәрде

2023 елның 7 феврале, сишәмбе

6 февральдә Әгерҗе районының Бима муниципаль бюджет мәгариф учреждениесендә укучы балалар өчен гадәти булмаган дәрес үтте.

Цифрлы технологияләргә багышланган «Һава торышын алдан әйтү технологияләре» дәресен “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова үткәрде. Дәрес барышында укучыларга һава торышы турында кызыклы мәгълүматлар бирелде: ни өчен ул үзгәреп тора, аны алдан белү нигә кирәк һәм кешеләр бу мәгълүматтан ничек файдалана, һава торышын фаразлауның нинди төрләре бар һәм ни өчен ул төгәл
була алмый һ.б.

Спикер ясалма интеллектның һава торышын фаразлаудагы роле, метеорология өлкәсендә эшли торган белгечләр турында сөйләде. Дәреснең узганы сизелми дә калды.

Лекциядән соң балалар Эльвира Фәнис кызын ясалма интеллект, «Татмедиа» медиахолдингының эшчәнлеге, спикерның яраткан спорт төре, яраткан китаплары һәм холдинг бастыра торган китаплар турындагы сорауларга күмде.

Очрашу соңында укучылар Эльвира Фәнис кызын «Семык» мари мәдәнияте бәйрәменә чакырдылар. Бәйрәм быел Пеләмеш авылында узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International