2023 елда массакүләм мәгълүмат чараларында Суд приставлары федераль хезмәте эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга бөтенроссия конкурсы игълан ителә

2023 елның 1 феврале, чәршәмбе

Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе массакүләм мәгълүмат чараларында Суд приставлары федераль хезмәте эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга бөтенроссия конкурсының беренче этабын үткәрә.


Конкурста профессиональ журналистлар, федераль, региональ, җирле басмаларда, интернет басмаларда дөнья күргән мәкаләләр, материаллар авторлары катнаша ала.


Конкурс түбәндәге номинацияләрдә ике этапта үткәрелә:
«Иң яхшы телесюжет»;
«Иң яхшы радиосюжет»;
«Вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы материал»;
«Интернет массакүләм мәгълүмат чаралары иң яхшы материал».


Гран-при (ел журналисты) карала торган чорда Суд приставлары федераль хезмәте эшчәнлеген һәрьяклап һәм объектив яктырткан конкурс эше өчен бирелә. Конкурс эше Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә җибәрелә. Һәрбер номинация өчен аерым гариза тапшырыла. Конкурс эше конкурста катнашу өчен тапшырыла торган гаризага кушым бирелә.


Конкурс ике этапта уздырыла:


беренче (региональ) этап – агымдагы елның 31 августына кадәр;


икенче этап – агымдагы елның 1 сентябреннән 25 октябренә кадәр.


Конкурсның региональ этабына 2022 елның 1 ноябреннән 2023 елның 31 июленә кадәр дөнья күргән эшләр кабул ителә.


Гаризада авторның исем-фамилиясе, атасының исеме, эш урыны һәм
вазыйфасы, электрон почта адресы, телефон номеры, конкурс эшенең исеме, номинация күрсәтелә.


Татар телендәге массакүләм мәгълүмат чараларында басылып чыккан материаллар, редакциядә таныкланып, рус теленә тәрҗемә ителеп тапшырыла.


Суд приставлары федераль хезмәте, Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе рәсми сайтларында «Пресс-релиз» һәм «Яңалыклар» бүлекләрендә урнаштырылган мәгълүматлардан гыйбарәт булган эшләр каралмый.

 

Массакүләм мәгълүмат чаралары конкурсы турында нигезләмә сайтта «Матбугат хезмәте»/«Белешмә-мәгълүмати материаллар» бүлегендә урнаштырылган.

Конкурсның беренче һәм икенче этапларында җиңүчеләрне бүләкләү, һөнәри бәйрәмгә туры китереп, Суд приставлары көнендә – 1 ноябрьдә булачак.

Конкурста катнашырга чакырабыз!


Элемтә өчен телефон номерлары:


Альбина Батыршина – 8917 256 41 40, press@r16.fssp.gov.ru
Наталья Домнина – 8919 684 95 53, press@r16.fssp.gov.ru

https://r16.fssp.gov.ru/2023_god/ 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International