Айдар Сәлимгәрәев: Татарстанда республика һәм җирле телетапшыруларны үстерү дәвам итәчәк

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Телевидение иң халыкчан медиа булып кала бирә: халыкның 97 проценты –айга бер тапкыр, 63 проценты көн саен телевизор карый. Уртача вакыт – көнгә 3,5 сәгать тирәсе. Шуңа күрә республикабыз өчен халык белән аралашуның бу юнәлешен үстерү бик мөһим. Бу хакта «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев белдерде.


«Татарстанда республика һәм җирле тапшыруларны саклап кына калмыйча, алга таба да үстерүне дәвам итәбез. Республика халкының моңа ихтыяҗы зур. «Татарстан–Яңа Гасыр» телеканалында Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия ярдәме белән «Алмаш» проекты – татар
телендә сериал күрсәтелде. Карау һәм тамашачылар саны буенча әлеге сериал федераль һәм республика тапшырулары арасында беренче бишлеккә керә. Бүген республика Президентының [Рөстәм Миңнеханов] милли сериаллар төшерүне дәвам итү турында карары бар», – диде Сәлимгәрәев ведомство коллегиясе утырышында.


Ул, шулай ук, 2022 елда «Татарстан 24» телеканалында «Финансовая грамотность», «Неделя с Президентом», «Экономика Татарстана» дигән яңа телевизион проектлар башлануы турында сөйләде. «Эшчәнлекнең мондый формалары республика халкының катлаулы сорауларына тулырак җавап
бирергә мөмкинлек бирә», —диде Сәлимгәрәев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International