Татарстан редакцияләре җиткергән яңалыклар белән тәүлегенә 340 мең кеше таныша

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

Аудитория колачлау күрсәткечләре буенча Россиянең бер генә төбәге дә Татарстан белән ярыша алмый. Республика басмаларының аудиториясе традицион сайтларда да, социаль челтәрләрдә дә арта бара, дип хәбәр итте «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр
агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.


«Республиканың әйдәп баручы массакүләм мәгълүмат чараларына социаль челтәрләрдә язылучыларның гомуми саны 7,5 миллионга җитте. Биредә кабатланулар күп булуы аңлашыла, шуңа күрә саннар халыкка караганда күбрәк, әмма алар да үсәчәк», – диде Сәлимгәрәев ведомство коллегиясендә.


Аның сүзләренчә, 2022 елда сайтларга керүчеләр саны 10 процентка арткан.


«Көн саен Татарстаннан уртача 340 мең кеше яңалыклар белән танышып бара, редакцияләр уртача өч меңләп яңалык урнаштыра. Бу саннарны бәяләү авыр, әмма бу – республикада барган вакыйгалар белән кызыксыну күрсәткече. Мондый күрсәткечләр башка бер төбәктә дә юк. Монда безнең тармак хезмәткәрләренең өлеше зур», – дип ассызыклады Сәлимгәрәев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International