2022 елда Татарстанга 14 илдән журналистлар килгән

2023 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе

«Мәгълүмати ачыклык – дәүләт хакимияте органнарының иң зур өстенлеге. Мөһим дәүләт бурычларын үтәгәндә ведомстволар үз карарларын халыкка җиткерергә тиеш», – дип белдерде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.


«Медиа активлык министрлыклар һәм ведомстволар эшенең нәтиҗәлелеген күрсәтеп торучы булачак. Бу эшне ахырына кадәр җиткерергә кирәк. Бүгенге шартларда республика тормышы һәм анда барган процесслар турында чит өлкәләргә дә объектив мәгълүмат җиткерергә кирәк. Бу җәһәттән, беренче
чиратта, «Россия» бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясендәге коллегаларыбызга рәхмәт белдерәбез, ул бүген илнең бердәмлегендә һәм милләтләрнең үзара ихтирамында төп инструмент булып тора», – диде Сәлимгәрәев.


Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, Татарстан хакимияте вәкилләренең «Беренче канал», «Милли медиагруппа», «Газпром-медиа», «МИР» телекомпаниясе белән мөнәсәбәтләре уңай. Федераль структуралар, беренче чиратта, Татарстандагы уңай хәлләргә игътибар бирә. Ә тискәре хәлләр
вәзгыятьне системалы анализлап күрсәтелә.

«Көнбатыш партнерлары тарафыннан изоляцияләнү шартларында бездәге вәзгыятьне чит ил аудиториясенә җиткерү аеруча зур әһәмияткә ия. Узган ел Россия Тышкы эшләр министрлыгы белән берлектә республикага дөньяның 14 иленнән журналистлар өчен биш матбугат туры оештырылды. Агымдагы елда да без бу эшкә зур игътибар бирәчәкбез», – дип ассызыклады Сәлимгәрәев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International