Коллегия утырышында Татарстан медиабазары теләсә-кайсы аудитория өчен кызыклы булачак медиапродукция куелган дистәләгән төрле стендлар, интерактив мастер-класслар һәм цифр проектлары тәкъдим итте. Экспозицияне чарада катнашучылар белән бергә Татарстан Республикасы Президенты Администрациясе Җитәкчесе Әсгать Сәфәров та карады.
Иң күп кунакларны «Татмедиа»нең тематик мәйданчыгы җәлеп итте. Биредә мәртәбәле кунакларга акционер җәмгыять чыгара торган басмаларның полиграфия исе килеп торган тулы спектрын тәкъдим иттеләр.
«Биредә безнең редакцияләрдә чыгарыла торган басма продукциянең тулы ассортименты урнаштырылган. Болар – газета-журналлар, балалар өчен басмалар, туганнар һәм якыннар өчен татар телендә открыткалар. Моннан тыш, продукциянең яңа төре дә бар — татар авторларының pocketbook
форматындагы кечкенә китаплары, алар үзең белән йөртү өчен уңайлы, кесәгә яки сумкага җиңел сыя», – дип сөйләде медиахолдинг вәкилләре Сәфәровка.
Икенче стендта кунакларга узган ел гамәлгә куелган TatTVR кушымтасы — телетапшырулар һәм радиоканаллар өчен универсаль бердәм платформа турында сөйләделәр. Ул заманча SmartTV, iOS һәм Android системалары нигезендә эшли. Платформа «акыллы» телевизор һәм смартфон кулланучылар өчен милли медиаконтентка керү мөмкинлеге ача.
Күргәзмәнең икенче катында кунакларны Татарстан Республикасы Дәүләт архивыннан гадәти булмаган стенд көтә иде. Биредә теләгән кеше тарихка чын мәгънәсендә орына алды: кунакларга узган гасырның беренче яртысында нәшер ителгән газета һәм журналлар, раритетлы китап басмалары тәкъдим иттеләр. Шулай ук иске басмаларның зарарланган битләрен профессиональ кораллар ярдәмендә торгызуда катнашу мөмкинлеге дә бар иде.
Күргәзмә мәйданчыгында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының күчмә студиясе эшләде, анда коллегиянең төп өлеше башланыр алдыннан медиасфера экспертлары һәм белгечләре тармакның узган елдагы төп трендлары турында фикерләре белән уртаклашты