Бүген Казанда берьюлы ике бәйгегә – террорчылыкка каршы торуны массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурска һәм террорчылык идеологиясенә каршы тору буенча иң яхшы проектка йомгак ясадылар һәм җиңүчеләрне бүләкләделәр. Конкурсларны “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы оештырды.
«Быел террорчылыкка каршы тору темасын иң яхшы яктыртуга багышланган конкурска Татарстан массакүләм мәгълүмат чараларыннан 27 гариза бирелде, 137 эш килде, бу узган ел белән чагыштырганда күбрәк», – диде бүләкләү тантанасында РА «Татмедиа» җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.
Ул билгеләп үткәнчә, икенче бәйге – республика муниципаль районнарында һәм шәһәр округларында террорчылык идеологиясен таратуга каршы тору буенча халык белән мәгълүмати-агарту эшенең иң яхшы проекты конкурсы – беренче тапкыр үткәрелә. Анда 16 район һәм ике шәһәр катнашкан, 27 гариза һәм 34 эш тапшырылган.
Татарстан Республикасы Куркынычсызлык Советы эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге мөдире – Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесе Илдар Галиев конкурсларның тематикасы гади түгел, әмма бик мөһим, дип билгеләп үтте.
«Бу эштә нечкәлекләр һәм үзенчәлекләр шактый, чөнки нәрсәнең начар, нәрсәнең яхшы икәнен сөйләп бирү генә җитми. Бу – эзлекле, даими һәм авыр эш. Биредә бәян итүдән тыш, хисләр, халәт та мөһим урын алып тора. Мәгълүмат бирү нәтиҗәсендә кеше үзенең тирә-юньдәге хәлләргә йогынты ясый алуын аңларга тиеш», – дип ассызыклады ул.
Террорчылыкка каршы теманы иң яхшы яктыртуга багышланган конкурс өч номинациядә үткәрелде. «Террорчылыкка каршы тематиканы массакүләм мәгълүмат чараларында актив яктырткан өчен» категориясендә «Кайбицкие зори» газетасы җиңүче булды. «Террорчылыкка каршы тематика буенча массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы аналитик материал» номинациясендә «Хозур» – «Спокойствие» нәшрият йорты беренче урынны, «Ватаным Татарстан» газетасыннан Чулпан Гарифуллина икенче урынны алды.
«Террорчылыкка каршы тематика буенча массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы әңгәмә» номинациясендә Татарстан Республикасы Террорчылыкка каршы комиссиясенең җәмәгать ярдәмчесе Дидар Оразов җиңде, икенче урынны – «Бугульминская газета» басмасы яулады.
Халык белән мәгълүмати-агарту эшенең иң яхшы проектына конкурста Яшел Үзән районыннан Екатерина Сметанина беренче урынны алды, Лаеш районыннан Людмила Никифорова – икенче, Чаллыдан Наталья Кошкина өченче булды.