«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев үтенечләр акциясендә катнашты

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Айдар  Сәлимгәрәев Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышы алдыннан яңа ел чыршысыннан үтенеч язылган открытка алды. Ул Ютазы районыннан 3 яшьлек  баланың теләген үтәп, аңа “акыллы” сәгать бүләк итте.

 «Үтенечләр чыршысы» бөтенроссия акциясе 2018 елдан бирле үткәрелә. Бу  акциядә һәрбер кеше сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларның, ятим балаларның һәм авыр тормыш хәлендә калган балаларның яңа ел теләген үти ала. Дүрт ел эчендә 60 меңгә якын яңа ел теләге үтәлгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International