Казанда «Добро в эфире» конкурсында җиңгән массакүләм мәгълүмат чаралары бүләкләнде

2022 елның 12 декабре, дүшәмбе

 Конкурс Татарстан Республикасының хәйриячелек бергәлеге эшчәнлегенә массакүләм мәгълүмат чараларының һәм җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итү максатында үткәрелде.

Конкурста җиңүчеләрне җиде номинациядә билгеләделәр. Социаль челтәрләрдәге, матбугат һәм интернет басмалардагы материаллар, телесюжетлар, радиода хәбәри чыгарылышлар, студентларның басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларындагы эшләр һәм республиканың хәйриячелек бергәлеге эшчәнлеге турында видеороликлар бәяләнде. Шулай ук «#МЫВМЕСТЕ» махсус  номинациясендә җиңүчеләр билгеләнде, алар 50 мең сумлык сертификатка ия булды, ә лауреатлар дипломнар белән бүләкләнде.

Шәһәр яки республика массакүләм мәгълүмат чараларында «Иң яхшы телесюжет» номинациясендә «Татмедиа» АҖ «ЮВТ-24» телеканалы филиалы (Әлмәт районы) җиңүче булды. Бу категориядә лауреат исеменә «Яңа Гасыр»ТРК» АҖ Хәбәри һәм иҗтимагый-сәяси программалар дирекциясенең «Татарстан яңалыклары» программасы корреспонденты Вероника Гайнетдинова лаек булды.

«ТР хәйриячелек бергәлеге эшчәнлеге турында иң яхшы видеоролик» номинациясендә «Постройка+» журналы җитәкчесе Марина Власова җиңүче дип табылды, ә «Транснефть-Кама буе» АҖ иҗат коллективы лауреат булды.

«Социаль челтәрләрдә иң яхшы мәкалә» категориясендә беренче урынны режиссер һәм линия продюсеры Михаил Гордеев (Әлмәт районы) алды, лауреат исеменә ТР Баулы муниципаль районының «Яшьләр дөньясы» күппрофильле яшьләр үзәгенең яшьләр белән эшләү буенча белгече Сергей Иванов лаек булды.

Шәһәр яки республика массакүләм мәгълүмат чараларында «Радиода иң яхшы хәбәри чыгарылыш» номинациясендә «Татарстан» ДТРК радиотапшырулар корреспонденты Диләрә Гафурова җиңде, ә лауреат  «Татмедиа» АҖ «Актаныш — информ» филиалының  радиотапшырулар буенча җитәкче урынбасары Әлфия Мөхәммәтова булды.

«Студентларның басма һәм электрон массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы эш» номинациясендә Казан федераль университетының Халыкара багланышлар институтының 3 нче курс студенты, «КФУ-игелекле кешеләр планетасы» хәйрия үзәге координаторы Ксения Оберюхтина җиңү яулады. Лауреат исеменә КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты медиаүзәге җитәкчесе Дания Заһидуллина лаек булды.

Шәһәр һәм республика массакүләм мәгълүмат чараларында «Интернет басмаларда һәм вакытлы матбугат басмаларында иң яхшы мәкалә» номинациясендә җиңүче дип  «Город Казань KZN.RU» МА, лауреат итеп  «Ватаным Татарстан» газетасыннан Лилия Гыймазова танылды.

«#МЫВМЕСТЕ» яңа махсус номинациядә  «Татмедиа» АҖ «Нижнекамск-информ» филиалының хәбәри программалар редакциясе, «Яңа Гасыр»ТРК АҖ корреспонденты Алия Хәйретдинова бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International