«Тере тел – тере милләт» республика конкурсы Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы белән «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан ел саен үткәрә.
Конкурс Татарстан Республикасы дәүләт телләренең һәм Татарстан Республикасы халыкларының башка телләренең үсеше һәм кулланышы темасын чагылдыра торган иң яхшы проектларны ачыклауга юнәлдерелгән.
Гаризалар һәм иҗади эшләрне кабул итү 2022 елның 30 ноябреннән 12 декабренә кадәр биш номинациядә үткәрелә:
"Интернет" челтәре өчен иң яхшы медиаресурс проекты";
"Мәгълүмат кампаниясенең иң яхшы проекты";
"Туган тел турында иң яхшы проморолик проекты";
"Интернет" челтәрендә туган телне яклаучы интернет-акциянең иң яхшы проекты";
"Социаль челтәрләрдә туган телне популярлаштыручы/саклаучы иң яхшы проект".
Һәр номинациядә иң яхшы эшләрнең авторлары үз проектларын гамәлгә ашыру яки үстерү өчен грантлар алачак. Быел приз грантларының гомуми суммасы 500 мең сум тәшкил итәчәк.
Гаризалар һәм документлар кәгазьдә түбәндәге адрес буенча кабул ителә (почта аша да җибәреп була): 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһ., Кремль ур., 8, 2 кат, 219 нчы кабинет, ИТ-җәмәгатьчелекне үстерү секторы. "Тере тел - тере милләт!" бәйгесе" дип язырга кирәк. Дәгъвачы документларның сканерланган күчермәләрен яки цифрлы фотокопияләрен тапшырырга хокуклы.
Конкурс эшләре проектлары электрон почтага җибәрелә GR.Sabirova@tatar.ru белешмәләр өчен телефон: 8(843) 231-77-61.
Конкурсны үткәрү турында өстәмә мәгълүмат «2014-2022 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасының рәсми сайтында урнаштырылган: https://tel.tatar.ru.