«Татмедиа» Казан кадетларына экскурсия уздырды
«Татмедиа» акционер җәмгыятендә Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге Казан кадетлар интернат мәктәбенең «Матбугат үзәге» түгәрәгенә йөрүче укучылар өчен экскурсия оештырылды. Укучылар хәбәрләр, яңалыклар табу механизмын, радиода эшләү үзенчәлекләрен өйрәнделәр һәм китап нәшер итү серләре белән таныштылар.
«Без менә ике ел инде балалар белән «Кузнецов варислары» исемле газета чыгарабыз. Алар материаллар эзләүнең кызыклы юлларын тәкъдим итә. Мин аларны мәкаләләр язарга өйрәтәм, журналистиканың асылын аңлатам. Түгәрәккә 5 – 9 сыйныф укучылары йөри. Безнең бу берләшмәбез әлеге һөнәр белән тирәнрәк танышырга, бу тармакның үзләренә туры килү-килмәвен һәм киләчәктә бу белгечлеккә укырга кирәкме-юкмы икәнен аңларга ярдәм итә дип саныйм», – ди түгәрәк җитәкчесе Ринад Арибжанов.
Мәктәптә күптән түгел генә балаларның үз радиосы эшли башлаган, аларга үзләрен алып баручы ролендә сынап карау мөмкинлеге туган. "Журналистика турында сөйләшүләр, әлбәттә, кызыклы, ләкин аның белән үзең шөгыльләнеп карау бөтенләй башка», – ди остаз. Аның сүзләренчә, балалар өчен бу экскурсия бик файдалы, чөнки алар биредә журналистның материал язуын, идеяләр туплавын, радиопрограмманың эфирга әзерләнүен һәм тавыш яздыру студиясенең нәрсә икәнен үз күзләре белән күрә.
Яшь кунакларның экскурсиясе медиахолдингның беренче катында урнашкан «Әдәби кафе»дан башланды. Аларга әдәбияттагы бүгенге юнәлешләр һәм китап укуның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләделәр. Укучылар кульязманың китап булып басылып чыкканчы уза торган этаплары, шулай ук күптән түгел дөнья күргән басмалар белән таныштылар. Моннан тыш, аларга балалар журналларында басылу өчен нәрсә эшләргә кирәклеге турында аңлаттылар.
Аннан соң балалар «Тәртип» радиостанциясендә булды, анда радионың нинди темаларны яктыртуын һәм турыдан-туры трансляция булмаганда нинди нюанслар барлыкка килүен белделәр. Баш мөхәррир Ризәлә Исмәгыйлова укучыларга үз радиоларында нинди актуаль темаларга программалар эшләргә мөмкин булуы турында сөйләде. Кайбер балаларга үзләрен радиода алып баручы ролендә сынап карау, тавышларын яздыру һәм белгечләргә осталыкларын күрсәтү мөмкинлеге дә бирелде.
Шулай ук яшь кунаклар «Татар-информ» редакциясенә дә керде. Биредә аларга журналистларның мәгълүматны ничек туплаулары, текстлар язу һәм бастыру турында сөйләделәр. Шулай ук укучылар журналистиканың төп жанрлары, корреспондентларның эш үзенчәлекләре һәм бу тармакта конкуренция турында белделәр.
Экскурсия «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналлары редакцияләрендә, «Ялкын» студиясендә тәмамланды. Укучыларга басмаларның эш үзенчәлеген аңлаттылар, балалар студиясен күрсәттеләр, соңыннан очрашу хөрмәтенә истәлекле журналлар һәм дәфтәрләр бүләк иттеләр.