Эдуард Хәйруллин КФУда яшь журналистлар өчен мастер-класс үткәрде

2022 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Эдуард Хәйруллин КФУда яшь журналистлар өчен мастер-класс үткәрде


Казан университетын 1993 елда тәмамлаган, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе урынбасары, «Тартария» YouTube-каналы авторы Эдуард Хәйруллин Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең шоу-румында студентлар белән очрашты.


Очрашу Казан университетының туган көненә, университет телевидениесенең 45 еллыгына һәм UNIVER TV телеканалының 10 еллыгына багышланган иде


Эдуард Хәйруллин хезмәт юлын университет телевидениесендә башлаган. Соңрак «Эфир» телерадиокомпаниясендә хәбәрче һәм алып баручы, «Беренче канал»да корреспондент булып хезмәт иткән. 2010-2015 елларда ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе урынбасары, ә 2015-2019 елларда матбугат хезмәтенең җитәкчесе булган.


Очрашуның ничек узуы турындагы материалны сылтама буенча кереп укырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International