«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына багышланган матбугат конференциясе булды.

2022 елның 8 ноябре, сишәмбе

Татарстанда өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияли торган гаиләләр саны арткан. «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына багышлап, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә бу хакта республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары  Наталья Бутаева сөйләде.

«Күпбалалы гаиләләр саны арта бара. Ун ел эчендә алар 69 процентка артты. 2012 елның 1 гыйнварына  24,8 мең гаиләдә өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнсә, агымдагы елның 1 ноябренә  мондый гаиләләр 42 меңгә җитте», – диде Бутаева.

Аның сүзләренчә, күпбалалы гаиләләрнең артуына социаль ярдәм чаралары гына түгел, «мораль кызыксындыру» да йогынты ясый. Сүзләрен  исбатлап, Н. Бутаева «Ана даны – Материнская слава» медален мисалга китерде. Бу бүләккә 5 һәм аннан күбрәк баласы булган гаиләләр лаек була. Медаль бирелгән гаиләнең һәрбер баласына 10 мең сум күләмендә түләү каралган. 2010 елдан бирле 1 505 ана әлеге бүләккә лаек булган.

Татарстанда күптән түгел генә тагын бер бүләк – «Ата-аны фидакарьлеге» медале барлыкка килде. Аны 7 һәм аннан күбрәк бала тәрбияләнүче гаиләләргә бирәләр. Бүләккә кушып 100 мең сум акча түләнә.

Республикада балалы гаиләләргә ярдәм итү чараларына агымдагы елда 16,5 млрд. сум җибәрелгән. Шуларның 7,9 млрд сумы федераль бюджеттан, 8,6 млрд сумы республика бюджетыннан бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International