2022 елда Татарстанда «Россия сулары» акциясендә 455 434 кеше катнашкан, 13 931 чакрым яр буе территориясе чистартылган, 34 136 кубометр чүп-чар җыелган. Яр буйларын, су объектларын көнкүреш һәм агач калдыкларыннан арындыру эшләре муниципаль берәмлекләр һәм иҗтимагый оешмалар белән берлектә «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклап калу» федераль проекты кысаларында башкарыла.
Бу хакта «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский сөйләде.
«Татарстан Республикасы Экология һәм табигать байлыклары министрлыгы барлыкка килгәннән бирле республика халкына экология мәсьәләләре буенча аңлату эшләре бик нәтиҗәле алып барыла. 1992 елда әйләнә-тирә мохитне саклау эшләрендә 7 процент халык катнашса, агымдагы елда бу саннар 34 процент тәшкил итте», – диде спикер.
«Россия сулары» акциясендә Татарстан 2019 елдан бирле катнаша. Акциянең беренче елында 55 мең кеше катнашып, 680 чакрым яр буе чистартылган. 2020 елда бу эшләргә 100 меңнән артык татарстанлы үз өлешен керткән. Әлеге саннар республикага регионнар арасында 3 нче урынны алырга ярдәм иткән. Ә узган ел республикабыз бу эштә беренчелекне яулаган, җыештыруда 276 меңнән артык кеше катнашкан.