Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга конкурс җиңүчеләре билгеле!

2022 елның 25 октябре, сишәмбе

Конкурс Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ярдәме белән “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм  Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы тарафыннан үткәрелде.     

Конкурсның төп максаты – социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалар эшчәнлегенә халыкның игътибарын җәлеп итү иде.

Бәйгедә түбәндәге журналистлар һәм коллективлар җиңүче дип танылды:

         «Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы телесюжет (яки телетапшыру)» номинациясендә:

I урын - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Түбән Кама-информ»

II урын - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Баулы-информ»

III урын - Хәйретдинова Алия Юныс кызы «Яңа Гасыр» АҖ ТРК («Татарстан хәбәрләре»)

«Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы радиосюжет (яки радиотапшыру)» номинациясендә:

I урын - Усманова Алсу Хафиз кызы («Нур радио» ҖЧҖ (Авторадио-Нурлат)

II урын - Мөхәммәтова Әлфия Марсель кызы ( «Актаныш» радиосы)

III урын - Шәһәбиева Камилә Расил кызы («Болгар радиосы»)

«Басма массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма» номинациясендә:

I урын - Гыйльманова (Шиһапова) Гөлгенә Мансур кызы «Ватаным Татарстан» газетасы

II урын - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Мамадыш-информ» («Нократ» һәм  «Вятка» газеталары)

III урын - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Шәһри Казан» газетасы

«Интернет» мәгълүмат-телекоммуникация челтәрендә Татарстан Республикасының социаль юнәлештәге коммерциячел булмаган оешмалары эшчәнлеген яктырткан иң яхшы язма» номинациясендә:

I урын - «ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Знамя труда» газетасы редакциясе

II урын - Газизова Ләйсән Глүс кызы («ТАТМЕДИА» АҖ филиалы «Актаныш-информ»)

III урын - Бугацова (Серова) Инна Николаевна («Реальное время» интернет-газетасы)

Казан (Идел буе) федераль университетының Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе укытучысы Баканов Роман Петровичка һәм студентлар – Блинова Алина Константиновнага, Кипенко Денис Олеговичка, Сәлимгәрәева Мәдинә Марсель кызына «Лица НКО Республики Татарстан» социаль әһәмиятле проектны гамәлгә ашырган өчен һәм Татарстан Республикасының коммерция өлкәсе лидерларына багышланган җыентык бастырып чыгарган өчен “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Җиңүчеләрне котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International