Бүген «Яшь профессионаллар – 2022» X илкүләм чемпионаты финалында җиңүчеләр һәм призерлар белән Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, анда шулай ук «Һөнәри осталыкны үстерү агентлыгы» (Ворлдскиллс Россия) автоном коммерцияле булмаган оешмасы генераль директоры Роберт Уразов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров катнашты.
«Яшь профессионаллар» илкүләм чемпионаты һәм Евразия чемпионаты җиңүчеләрен, призерларын сәламләп, Рөстәм Миңнеханов сентябрьдә узган Россия һәм халыкара дәрәҗәдәге һөнәри осталык ярышларында Татарстанның кабат югары нәтиҗәләр күрсәтүен билгеләп үтте.
Ул ассызыклаганча, илкүләм чемпионат һәм чемпионат циклы нәтиҗәләре буенча регионнар рейтингында 2 нче урынны алып, республика тагын бер кат алдынгылыгын раслады.
Чемпионатта Татарстан Республикасыннан «Полиграфия технологияләре» компетенциясе буенча КНИТУ-КХТИ студенты Сираҗиева Диана катнашты. Бу хокукка ул Казандагы төбәк этабында чыгыш ясау нәтиҗәләре буенча, беренче урынны яулап, лаек булды. Илкүләм чемпионатта Диана өченче урынны яулады.
Чемпионат циклында Татарстан вәкилләре 111 медаль, профессионализм өчен 55 медальон яулады.
Белешмә өчен: «Яшь профессионаллар» X илкүләм чемпионат финалы 2022 елның 8 – 12 сентябрендә Саранскида (Мордовия Республикасы) катнаш форматта узды. Финал ярышлары 100 компетенция буенча үткәрелде, Татарстан Республикасыннан 73 компетенциядә 96 конкурсант һәм 74 эксперт катнашты. 12 сентябрьдә «Яшь профессионаллар – 2022» Х илкүләм чемпионаты финалының ябылу тантанасы үткәрелде. Татарстан Республикасы Россия Федерациясе регионнарының гомуми медаль зачетында икенче урынны алды. Гомумкоманда рейтингында беренче урынны Мәскәү командасы, өченче урынны Санкт-Петербург командасы яулады.