Конкурс «2014-2025 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан уздырыла.
«Иң яхшы фото» номинациясендә җиңүчеләр:
1 урын - Бадыков Раиф Карамович (Уфа шәһәре);
2 урын - Зацаринная Мария Сергеевна (Симферополь шәһәре);
3 урын - Белкин Алексей Александрович (Подольск шәһәре);
«Портрет» номинациясендә җиңүчеләр:
1 урын - Жабский Игорь Николаевич (Приморье крае, Октябрь районы, Покровка авылы);
2 урын - Галиев Рамил Якубович (Казан шәһәре);
3 урын - Романов Александр Владимирович (Төмән шәһәре).
«Фотоэшләр сериясе» номинациясендә җиңүчеләр:
1 урын - Богодвид Максим Александрович (Казан шәһәре);
2 урын - Белавин Андрей Владимирович (Мәскәү шәһәре);
3 урын - Васильев Владимир Сергеевич (Казан шәһәре).
Дипломнар белән бүләкләнәләр:
Сәлиева Татьяна Яковлевна (Башкортостан Республикасы, Мишка районы, Большесухоязово авылы);
Андреева Тамара Викторовна (Стәрлетамак шәһәре);
Белкин Алексей Александрович (Подольск шәһәре).
Гомуми премия фонды 382 500 сум тәшкил итте.
Конкурста катнашучы регионнар: Татарстан Республикасы, Башкортостан Республикасы, Кырым Республикасы, Дагыстан Республикасы, Карелия Республикасы, Адыгея Республикасы, Алтай Республикасы, Мордовия Республикасы, Саха Республикасы (Якутия), Әстерхан өлкәсе, Волгоград өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Төмән өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Чиләбе өлкәсе, Ярославль өлкәсе, Ставрополь крае, Приморье крае.
Җиңүчеләрне бүләкләү «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә 2022 елның 4 ноябрендә Халыклар бердәмлеге көне кысаларында узачак. Чарада шулай ук җиңүчеләрнең эшләреннән торган фотокүргәзмә оештырылачак.