«Татмедиа» мобилизацияләнгән кешеләрне газета һәм журналлар белән тәэмин итәчәк

2022 елның 7 октябре, җомга

Татарстанда мобилизацияләнеп, Казан танк училищесы территориясендә урнаштырылучыларга вакытлы матбугат – газета һәм журналлар китереп торачаклар. Аерым алганда, «Российская газета», «Красная звезда», «Уральские вести» һәм Татарстан матбугаты атна саен китереләчәк.

Махсус хәрби зонага бару өчен әзерлек узучылар инде басмаларның беренче партиясен алган. Хәрби хезмәткәрләргә якынча 300 данә «Казан», «Идел», «Чаян» һәм «Татарстан» журналлары, шулай ук «Казанские ведомости» газеталарын китергәннәр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International