Массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен, телләрен, традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә багышланган проектлар булдыру һәм аларны тарату өчен грант алуга республика конкурсы игълан ителә

2022 елның 18 апреле, дүшәмбе

Конкурс Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның мәдәниятләрен, телләрен, гореф-гадәтләрен популярлаштыру һәм аларның әһәмиятен арттыру максатында уздырыла.  Конкурсны оештыручылар - Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлеге.  Конкурста вакытлы матбугат басмалары буларак теркәлгән редакцияләр катнашырга хокуклы.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2022 елның 20 апреленнән 20 маена кадәр кабул ителә. Конкурс комиссиясе конкурста җиңүчеләрне 2022 елның 1 июненнән дә соңга калмыйча билгели.

Грантларның гомуми күләме 4 800 000 сум.

Гаризалар   “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 608 нче бүлмә, я tatmedia-grant@mail.ru электрон адресына “Массакүләм мәгълүмат чараларында Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның мәдәниятен, телләрен, традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә багышланган проектлар булдыру һәм аларны тарату өчен грант алуга  республика конкурсына” дигән тамга белән кабул ителә.

Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12. Элемтә өчен: массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге баш белгече Алимбекова Лениза Фаиковна.

НИГЕЗЛӘМӘ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International