«МНОГОЛИКАЯ РОССИЯ» XIV БӨТЕНРОССИЯ ЖУРНАЛИСТЛАР КОНКУРСЫНА МАТЕРИАЛЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ

2022 елның 12 апреле, сишәмбе

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсы игълан ителде.

Конкурсның төп максаты - мәдәни мирасны үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш кертүче материалларны барлау. Шулай ук «Многоликая Россия» конкурсы милли гореф-гадәтләрне танытуга, Россия территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

Конкурста катнашырга теләүчеләр анкеталарын һәм материалларын 2022 елның 1 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар:

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, 6 кат, 608 кабинет, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге. E-mail: mnogolikayaRT@mail.ru. Тел.: 8 (843) 570-31-12.

НИГЕЗЛӘМӘ

АНКЕТА-ГАРИЗА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International