Конкурсны оештыручылар – «Татнефть» ГАҖ, «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге. Конкурс «Бөек Ватан сугышы елларында нефтьчеләрнең сугыш вакытындагы һәм хезмәт батырлыгына багышланган тантаналы чаралар үткәрү» проектын тормышка ашыру кысаларында уздырыла.
Конкурсның төп максатлары – җәмгыятьне сугыш һәм хезмәт геройлары үрнәгендә патриотик тәрбияләү, Бөек Ватан сугышы елларында Җиңүгә һәм республиканың нефть тармагын үстерүгә өлеш керткән нефтьчеләрнең истәлеген мәңгеләштерү, республика һәм төбәк массакүләм мәгълүмат
чараларын нефть тематикасын һәм «Татнефть» тарихын яктыртуга җәлеп итү.
Конкурска Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы елларда нефтьчеләрнең хәрби һәм хезмәт батырлыгы, сугыш чоры балалары – танылган нефтьчеләр турында; Бөек Ватан сугышы елларында һәм сугыштан соңгы елларда Татарстанның нефть сәнәгате тарихында киң катлау укучыга билгеле булмаган, яңа вакыйгалар һәм фактлар турында материаллар кабул ителә.
Конкурс өчен түбәндәге темалар тәкъдим ителә:
- «Бу көннәргә мәңгелек дан!» (нефтьче солдатларның сугышчан
батырлыгы);
- «Барысы да фронт өчен» (Бөек Ватан сугышы елларында тылда
нефтьчеләрнең хезмәте);
- «Сугыш чоры балалары – алдынгы нефтьчеләр»;
- «Тарихның ак таплары» (якташларыбызга, нефть сәнәгатен үстерүгә
кагылышлы моңа кадәр билгеле булмаган фактлар, вакыйгалар, Бөек Ватан
сугышы батырлары турында материаллар);
- «Нефтьче булып туган» (сугыш елларында яисә сугышта катнашкан
затлардан башланган хезмәт династияләре турында).
Эшләр (2020 елның 1 февраленнән 31 июленә кадәр массакүләм мәгълүмат чараларында дөнья күргән) 2020 елның 1 августыннан 10 августына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Әлмәт шәһәре, Заслонов ур., 20, 402 офис, электрон адрес ilshat@tatneft.ru