«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллективына яңа җитәкче Айдар Сәлимгәрәевне Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, «Татмедиа» ААҖ Директорлар советы рәисе Әсгать Сәфәров тәкъдим итте.
Яңа җитәкче белән очрашу агентлыкның оперативлыгын һәм мобильлеген арттыруга юнәлдерелгән яңа хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшыру вакытында узды.
«Сезнең күпләрегез өчен бу яңалык булмаячак, чөнки сез Айдар Сәетгәрәй улын яхшы беләсез һәм аның белән озак еллар иңгә-иң торып эшләдегез. Без аңа тармак үсеше өчен тагын да көчлерәк эшләвен һәм бу өлкәдә уңышларга ирешүен телибез», — диде Әсгать Сәфәров.
Элегрәк Татарстан Президентының «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе вазифасына Айдар Сәлимгәрәевны билгеләү турындагы указга кул куюы билгеле булды. Моңа кадәр Сәлимгәрәев Татарстан Президентының Мәгълүмат-аналитика идарәсен җитәкләде.