Басманың төрле елларда нәшер ителгән номерларында басылган эшләр бүгенге көнгә кадәр актуальлеген югалтмаган һәм хәтта, киресенчә, бүген алар тагын да зуррак әһәмияткә ия.
Казанда Декабристлар ур., 2 йортта урнашкан «Татмедиа» бинасы галереясендә «Чаян» юмористик журналы баш рәссамы Александр Алешинның карикатуралар күргәзмәсе ачылды.
Карикатуристның зур форматта карау өчен куелган иҗат әсәрләре журналның алдагы елларда чыккан саннарында басылган булган. Алешин журнал белән инде 36 ел хезмәттәшлек итә, аның иҗат җимешләре дистә еллар эчендә үзләренең актуальлеген югалтмый гына түгел, кайчак тагын да әһәмиятлерәк була башлады.
Монда “мәрхәмәтле”, ләкин түләүле Доктор Айболит, диңгез буенда балык белән сөйләшүче картка кызыксынып сораулар бирүче санитарлар, дуңгыз белән кәҗәгә әйбәт эш урыны тәкъдим итә торган бүре һәм башка әкият геройларына багышланган этюдлар урнаштырылган. Күргәзмә ачылышында катнашканнарның барысын да кандидатларның сайлау алды ярышларында катнашкан аҗдаһа карикатурасы аеруча җәлеп итте. Журналның баш мөхәррире Рафаэль Хәлиуллов сөйләвенчә, бу эш 90 нчы елларда ук басылып чыккан булган.
«Татар-информ» агентлыгына рәссам үзе сөйләгәнчә, күргәзмә өчен эшләр бүгенге көндә актуальлек принцибы буенча редакция һәм күргәзмәне оештыручылар тарафыннан сайлап алынган. Рәссам әйтүенчә, карикатура остасы булырга бер генә институтта да өйрәтмиләр, ул белемне Санкт-Петербургта сәнгать белгече юнәлеше буенча алган.
"Карикатура ясау белән соңыннан мавыктым. Бәлки, әти-әниемнең рәссам булуы да шуңа этәргәндер. Вакыт булганда рәсем сәнгате белән дә шөгыльләндем, юмористик шигырьләр дә язам», — дип сөйләде Александр Алешин.
Күргәзмәне ачу тантанасында «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьмин бу чараны халыкта популяр булган матбугат басмаларына булышуның бер алымы дип атады. Ул Александр Алешинга башкарган эше һәм заман сулышын тоеп иҗат итү өчен рәхмәт белдерде.
"Әлеге күргәзмәне караган кешеләр күтәренке кәеф белән китәрләр дип ышанам. “Чаян" үзенең 100 еллык тарихын дәвам итә. Без соңгы вакытта күп кенә басмаларыбызны югалттык, шулай да Татарстан Республикасы Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән матбугатны яшәтергә тырышабыз. Сез үз иҗатыгыз белән заманча да, шул ук вакытта элеккечә үк үткен телле дә булуыгызны исбатларсыз дип ышанам»,– дип билгеләп үтте Андрей Кузьмин.
Күргәзмәне ачу тантанасында чыгыш ясаган карикатурист үзе халык алдында сүз белән түгел, карикатуралар аша чыгыш ясарга яратуын, хезмәтенең күңеле теләгән шөгыль белән туры килүе аның өчен чиксез бәхет булуын билгеләп үтте.
«Минем көлкеле хезмәтләремне бастырырга мөмкинлек биргәне өчен журналга рәхмәт. Хатыныма рәхмәт: иҗат кешесенең мәнфәгатьләре һәм шәхси тормышы еш кына туры килми, ә минем хатыным да, кызым да рәссамнар», — диде Алешин.
Сүз уңаеннан, рәссамның берничә мең эше арасыннан бер өлеше Истанбул музеенда калган, биредә авторның тематик күргәзмәсе оештырылган булган. Ә бер эше «Татмедиа» генераль директорының шәхси кабинетын бизәп торачак.
«Татмедиа» галереясында күргәзмәне оештыручылар Татарстан Республикасы районнарында Алешин карикатураларының күчмә күргәзмәләрен оештыру мөмкинлеген карый.