Татарстан сәламәтлек саклауны үстерүдә иң яхшы күрсәткечләр өчен премия алачак

2012 елның 11 мае, җомга

Республика күрсәткечләр буенча Санкт-Петербургтан соң икенче булды

Татарстанга сәламәтлек саклауны үстерү өчен 600 миллионнан артык сум акча бүлеп биреләчәк. Бу иң яхшы күрсәткечләр өчен премия, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Сәламәтлек саклау программаларын тормышка ашыру кысаларында иң югары күрсәткечләргә ия булган регионнарга өстәмә акча бүлеп бирү тәкъдиме бу көннәрдә Россия Хөкүмәте Президиумында РФ Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры Татьяна Голикованың докладыннан соң хуплана.

Акча бүлеп бирү өчен регионнарны сайлау эше түбәндәге критерийларны исәпкә алып билгеләнде: сәламәтлек саклауны модернизацияләү программасының тормышка ашырылуы; 2010 ел белән чагыштырганда 2011 елда кече яшьтә үлемнең күрсәткечләре темпы; гомум практика буенча табибларга офислар, фельдшер-акушер пунктлары һәм табиб амбулаторийлары ачу буенча планны тормышка ашыру; 2010 ел белән чагыштырганда 2011 елда халыкның үлеме күрсәткеченең кимү темпы; 2010 ел белән чагыштырганда 2011 елда халыкның төп сәбәпләр аркасында үлеме күрсәткеченең кимү темпы.

Бу критерийларны үтәү буенча Татарстан иң яхшыларның берсе дип танылган. Карар РФ Хөкүмәте Рәисе, хәзер РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланган. Татарстан Төньяк башкаладан кала иң зур сумманы алган. Хәзерге вакытта модернизация программасын тормышка ашыру эшенә үзгәртүләр кертү буенча тәкъдимнәр проекты әзерләнелә.

 

10 май, “Татар-информ”

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International