Халыкта тарихи китаплар, кулъязмалар әле дә бар, алар галимнәргә өйрәнү өчен менә дигән җирлек, диде ул. Тапшыру бездә дә кызыксыну уятты. Бәс, шулай булмый –ни, “Эш” – “Ватаным Татарстан” газетасы бит инде ул! Ә аның беренче саны Татарстанның бер генә китапханәсендә дә юк иде әле.
Әлфия ханым табылдыкны КФУның фәнни китапханәсенә тапшырды. Без, басмабызның беренче санын күрергә дип, шунда юл алдык.
Моннан биш ел элек газетаның беренче санын табып, аны кабат бастырырга уйлаган идек. Ләкин Татарстан китапханәләре, архивларында эзләнүләребез бернинди нәтиҗә бирмәде. КФУ китапханәсенең сирәк кулъязмалар бүлегендә Үзәк мөселман комиссариатының көндәлек, сәяси, әдәби һәм иҗтимагый газетасы буларак оешкан басманың төпләмәсе 2 нче саннан гына башлана. Биредә газетаның 1918 – 1920 елларда чыккан 418 саны бар. Китапханәләрдә дә булмаган беренче сан халыкта ничек сакланган? Бәлкем ул оригинал түгел, күчермә генәдер?
Хикмәт шунда: моннан биш ел элек без “Эш”нең беренче саны күчермәсен Санкт-Петербург китапханәсеннән соратып алдык һәм, газета кушымтасы буларак, ничек бар – шулай бастырып чыгардык. Хәер, күчермәгә азрак үзгәреш кертелде. Чөнки аның үлчәме безнең газетаның үлчәменнән зуррак иде. Шулай итеп беренче сан хәзерге “ВТ” үлчәмендә чыкты. Әлфия ханым тапшырган газета да шул үлчәмдә. Кояшта саргайганлыктан, ул китапханә хезмәткәрләрендә бернинди шик уятмаган һәм аны төпләмәгә беренче сан буларак урнаштырганнар да. Күчермәне оригиналдан аерырга Санкт-Петербург китапханәсенең мөһере ярдәм итте. Ул беренче биттә газетаның исеме тирәсендә урнашкан. Шулай итеп, Әлфия ханым бүләк иткән газетаның күчермә булуы һәм “ВТ”ның моннан 5 ел элек нәшер ителгән кушымтасы булуы ачыкланды.
Боларны ни өчен тәфсилләп яздык соң? Чөнки соңгы вакытта “миндә газетаның беренче саны саклана” дип шалтыратучылар бер Әлфия ханым гына түгел. Мондый очракта газетаның үлчәменә һәм беренче биттәге мөһергә игътибар итәргә кирәк. Шулай ук кәгазьнең тыгызлыгын да карагыз. Йөз ел элек басылган кәгазь шактый юка...
Шулай да фәнни китапханәдәге сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге шәрык секторына сәфәребез бушка булмады. Без кабат беренче санда чыккан хәбәрләрне укыдык. Беренче мөхәррирләр, хәбәрчеләр турында белештек.
Баш библиограф Рәйсә Шәрәфиева әйтүенчә, татар эшчеләренең үзәк газетасы закон һәм декретларны халыкка ирештереп тору өчен кирәк була. Аның беренче мөхәррирләре һәм хәбәрчеләре – Вәли Шәфигуллин, Сәлах Атнагулов, Садри Җәләл, Хәсән Исхаков, Габдрахман Кәрам һәм башкалар.
Беренче сан Сөембикә манарасына ай кую турындагы хәбәр белән башлана. Аннан шул чорның катгый карарлары урын алган. Әйтик, Мирсәет Солтангалив имзасы белән чыккан карарда чәйханәләрдә исерткеч эчемлекләр сатучыларга каты җәза бирелүе турында әйтелә. Аларның мөлкәте тартып алыначак, үзләре җаваплылыкка тартылачак. Исерекләр дә каты җәзага тартыла. Күпчелек язмалар исә берләшергә чакыра. Шулар янәшәсендә дошман-провокаторларны фаш итү, иң явыз дошман – чит илдә, дип аңлатулар басылган. Газетаның язылу бәясе дә бар. Еллык бәясе – 290 сум, бер саны – 2 сум 50 тиен.
Һәрбер санда диярлек Мирсәет Солтангалиевнең зур-зур мәкаләләре басылган. Алдагы саннарда нәшер ителә башлаган яңа газеталар турында да игъланнар бар. Мәсәлән, 2 нче санда Харьковта “Җәнүб тавыш” (“Көньяк тавышы”) дигән газета чыга башлавы турында хәбәр урын алган. Газетада рубрикалар аз. Башлыча нотыклар, хәбәрләр, декретлар чыккан.
Мөхәррирләре һәм язышучыларының күпчелеге аяныч язмышка дучар булган. Әйтик, Вәли Шәфигуллин – мөселман социалистлар комитетын оештыручыларның берсе. 1918–1920 елларда “Эш”, “Эшче”, “Татарстан хәбәрләре” газеталары мөхәррире. Нәширлек эшен дә башкарган, Татарстан китап нәшрияты баш мөхәррире дә булган. Кыска гына гомере эчендә шактый эш башкарган. 1934 елда ул, троцкичылыкта гаепләнеп, кулга алына, 1939 елда атып үтерелә. Аңа нибары 35 яшь була...
Галим Җәүдәт Миңнуллин татар егетләренең “дөнья революциясе” дигән теория белән мәш килүләре турында сөйләде. Моңа беренче саннарда ук ишарә бар. Әйтик, башта газета Казан республикасы мөселман комиссариаты органы дип чыга. Фәкать 64 нче саннан соң гына Казан губерниясе органы дип нәшер ителә башлый. Галим, бу “Идел-Урал” штатын юкка чыгару өчен эшләнә, дип аңлата. Ни өчен үзләре үк төзергә омтылган штатны юкка чыгарырга теләгәннәр соң? Җәүдәт Миңнуллин болай аңлата: “Мирсәет Солтангалиев милли республикага килүне вакытлы хәл дип караган. Шунысы аяныч. Чөнки егетләр яшь, политологик белемнәре сай, сәяси эшчәнлек тәҗрибәсе аз. Урысларда хәл башкача. Анда сәяси партияләр күп, алар сәяси эшчәнлек белән күптән шөгыльләнә. Татарлар февраль революциясенә масштаблы оешмаларсыз килеп керәләр. Хәйрия юнәлешендәге, хатын-кыз, яшьләр, мәдәни-агарту оешмалары гына була, милли оешмалар булмый. Шуңа күрә 1917 елның мартында Фатих Әмирхан Иттифак партиясен яңадан торгызу идеясен күтәреп чыга. Ләкин ул тормышка ашмый кала”.
Газетаның тарихы – тулы бер чор тарихы. Аны әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе...