Конкурста массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре, аерым авторлар, иҗат коллективлары һәм төркемнәре катнаша ала.
Конкурс "Иң яхшы телевизион сюжет (телевизион тапшыру)"; "Иң яхшы радиосюжет (радиотапшыру)"; "Басма матбугатта иң яхшы язма"; "Интернет мәгълүмат чараларында иң яхшы материал"; "Социаль челтәрләрдәге иң яхшы блог (аккаунт, төркем)" номинацияләре буенча оештырыла.
Җиңүчеләргә һәрбер номинациядә акчалата бүләкләр каралган. 1 урын өчен 65 000 сум, 2 урын өчен 51 000 сум бирәчәкләр.
2017 елның 1 августыннан 2018 елның 20 июленә кадәр шушы тема буенча иҗат ителгән конкурс эшләре 29 июльгә кадәр Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт (6 нчы кат) адресы буенча кабул ителә. Бәйгегә кимендә 3 эштән торган цикл тәкъдим ителергә тиеш.
Элемтә өчен җаваплы: оештыру бүлеге җитәкчесе - Тетерина Марина Михайловна, тел.8 (843) 570-31-06, e-mail: Marina.T@tatar.ru.
Соңгы яңарту: 2019 елның 11 июле, 15:55