700дән артык журналист Казанда узган Конфедерацияләр кубогы матчын яктырткан

2017 елның 3 июле, дүшәмбе

38 массакүләм мәгълүмат чарасыннан 700дән артык Россия һәм чит ил журналисты Казанда узган Конфедерацияләр кубогы матчын яктырткан. Бу хакта Казан мэриясе утырышында шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Дамир Фәттахов хәбәр итте.

Моннан тыш, түрә сүзләренчә, аккредитация узмаган массакүләм мәгълүмат чаралары өчен булган матбугат үзәгендә 100 журналист эшләгән. Алар өчен өч телдә 28 матбугат конференциясе, 18 экскурсия оештырылган.

Дамир Фәттахов чит ил массакүләм мәгълүмат чаралары ягыннан булган аерым кызыксыну турында да әйтте, алар уеннарны гына түгел, шәһәрне дә төшергән. Мәсәлән, «Мехико Тревел» Мексика телекомпаниясе Казан турында 30 минутлык фильм ясаган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International