“Гаилә белән сайлыйбыз!” телемарафоны

2024 елның 17 марты, якшәмбе

Бүген, президент сайлауның өченче көнендә, ТНВ телеканалында 12 сәгатьлек «Гаилә белән сайлыйбыз!" гаилә телемарафоны узачак. Туры эфир иртәнге 8 дә башлана. Марафонда йөздән артык кунак: республиканың танылган гаиләләре, медиаперсоннар һәм татар эстрадасы йолдызлары катнашачак.

Телемарафон вакытында тамашачылар өчен дүрт пар ТНВ һәм  12 “ШАЯН ТВ” алып баручысы эшләячәк. «Болгар Радиосы»ннан, шулай ук гаилә фестивале узачак «Ак Барс Арена» стадионыннан турыдан-туры элемтә көтелә.

Фестивальнең «йөзек кашы» – "Иванушки International", "Хор Турецкого" һәм "Кар-мэн" коллективлары, Ваня Дмитриенко. Фестивальгә сайлауда бирелгән махсус беләзекләрне күрсәтеп керергә мөмкин.

Марафон кысаларында шулай ук "Яңалыклар"ның махсус чыгарылышлары көтелә. Аларда сайлау участокларыннан репортажлар, сайлаучылар килү турында мәгълүматлар, ТР Үзәк сайлау комиссиясеннән якынча нәтиҗәләр булачак.

ТНВ каналында сәгать 20.10 да "Гаилә белән сайлыйбыз!" конкурсының соңгы, өченче Lada Vesta автомобиле уйнатылачак. Шуннан соң конкурста җиңүчеләргә авто ачкычлары тапшырылачак.

"Без Россия Президентын сайлауга килгән халыкны күрсәтергә телибез. Бу – киләчәккә ышанган кешеләр, аларның бу илдә яшәү һәм эшләү теләге, килчәәккә ышанычы бар", – дип аңлатты марафонның максатын ТНВ генераль директоры Илшат Әминов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International