Журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXVII Республика бәйгесе игълан ителде

2024 елның 27 феврале, сишәмбе
  •  
  • Россия Федерациясендә укытучы һәм остаз елын иң яхшы яктырту» – Россия Федерациясендә укытучы һәм остаз елын иң яхшы яктырткан өчен ике кыйммәтле приз һәм диплом тапшырыла  

«Татарстан Республикасында милли проектларны яктырту буенча иң яхшы масскүләм мәгълүмат чарасы редакциясе» – Татарстан Республикасында милли проектларны иң яхшы яктырткан өчен Татарстан Республикасының республика, шәһәр һәм район массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләренә ике кыйммәтле приз һәм диплом тапшырыла.

Конкурс эшләрен бәяләгәндә түбәндәге критерийлар кулланыла:

1 тур:

конкурс эшләренең максатларга һәм бурычларга туры килүе (биш баллга кадәр);

актуаль булу, социаль әһәмият, материалларның иҗтимагый ихтыяҗы (биш баллга кадәр).

2 тур:

аналитиклык, темага үтеп керү тирәнлеге (биш баллга кадәр);

фактология, ышандыру, дәлилләү базасы (биш баллга кадәр);

бәянең үтемлелеге (биш баллга кадәр);

тел чараларын, материаллар бирүнең сәнгатьле алымнарын куллану (биш баллга кадәр);

индивидуаль иҗади стиль (биш баллга кадәр);

композиция-структур төзелеш, иллюстратив чаралар, инфографика (биш баллга кадәр).

НИГЕЗЛӘМӘ

АНКЕТА-ГАРИЗА

 

Конкурста катнашырга чакырабыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International