28 февральдә “Россия алтын каләме” премиясенә гаризалар кабул итү тәмамлана

2024 елның 13 феврале, сишәмбе

Март ахырында медиа өлкәсендәге күренекле һөнәри казанышлар өчен югары бүләк тапшыру тантанасы узачак. Федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары, медиаменеджерлар, хәрби корреспондентлар, фәнни журналистлар, китаплар авторлары һәм фотокорреспондентлар Россия Журналистлар берлеге бүләгень ия булачак.

Быел Россия журналистлар берлеге секретариаты кандидатларны сайлап алуны ачык процедура аша үткәрү турында карар кабул итте. Федераль һәм төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары төрле номинацияләргә гариза бирә ала: «Алтын каләм», «Һөнәри осталык», «Медиаменеджер», «Журналистикада тиңдәшсез шәхес», «Фотокорреспондент», «Алтын киштә», «Һөнәри бурычын үтәгәндәге кыюлыгы өчен», «Фәнни журналистика».

Иң лаеклы каләм ияләрен бүләкләү турында карар экспертлар советы тарафыннан кабул ителәчәк. Аңа Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьёв һәм берлек секретарьлары керә. Финалга чыгучылар исемлеге март уртасында билгеле булачак, ә бүләкләү Мәскәүдә узачак.

Премиянең төп бурычлары: журналистларның тәҗрибә уртаклашуына һәм һөнәри дәрәҗәсен күтәрүгә ярдәм итү, журналистика дәрәҗәсен үстерүгә булышу, журналистлар бергәлеген ныгыту, яңа талантлар ачу, ММЧ өлкәсендә традицияләр булдыру һәм аларга ярдәм итү.

8 номинациядә катнашу турында төгәлрәк «Золотое перо России» www.goldenpenaward.ru рәсми сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International