Айдар Сәлимгәрәев: Әйтелгән һәм язылган өчен җаваплылык күп тапкыр артты

2024 елның 2 феврале, җомга

Бүген «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы коллегиясендә ведомство җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев докладын журналистларга рәхмәт сүзләреннән башлады. «Узган елда хәзерге төп вакыйгалар фонында иҗтимагый үзаң үзгәреше турында сөйләгән идек. 2023 елга карап, ничек үзгәргәнебезне күрәбез. Әйтелгән һәм язылган өчен җаваплылык күп тапкыр артты», – диде ул.

«Сез ил һәм халык алдында торган бурычларны тоемлыйсыз. Без бергәләп журналистиканы кайтардык. Әлегә нәкъ менә журналистика авангардта исәпләнә. Дәүләт басмалары турында гына әйтмим, ә тулаем. Бәйсез басмалар да актив гражданлык позициясендә булуы куандыра», – дип мөрәҗәгать итте Айдар Сәлимгәрәев.

Ул аудиториянең фактларга нигезләнеп, мәгълүматны кат-кат тикшереп эшләүче журналистикага ышанычы артуын билгеләп узды. «Безнең һөнәрнең төп вазифасы – җәмгыятьне хәбәрдар итүче, проблемаларны вакытында күреп, хәл ителеше турында сөйләү икәнен онытмавыбыз куандыра», – диде.

Айдар Сәлимгәрәев әйтүенчә, пиар журналистиканы алмаштырганда, проблемалар системалы төстә сүрелеп күрсәтелгәндә, бу соңрак киң яңгырашлы резонанска үсеп чыга.

Утырышта Татарстан Рәисе аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Россия Журналистлар берлеге рәисе Владимир Соловьев һәм башкалар катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International