Татарстан фотографлары «Рус цивилизациясе» халыкара конкурсында катнашырга чакырыла

2023 елның 1 сентябре, җомга

«Рус цивилизациясе» VII Халыкара фотоконкурсы Россия Федерациясенең «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» дәүләт программасы кысаларында уздырыла.

Фотобәйгенең максаты – гражданнарның игътибарын рус мәдәнияте чыганакларына һәм традицияләренә җәлеп итү юлы белән Россия халыкларының милләтара мөнәсәбәтләрен һәм этномәдәни үсешен  җайга салу.

Фотоконкурсны оештыручы – Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык (Россия ФАДН).

Конкурска үз эшләрен профессиональ фотографлар да, җенесенә, яшәү урынына һәм шөгыль төренә бәйсез рәвештә, 18 яшьтән өлкәнрәк һәвәскәрләр дә җибәрә ала.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә  үткәрелә:

- Уникаль табигать

Йөзләр һәм буыннар

- Зур ил традицияләре

Архитектура һәм скульптура

- Дини скреплар

- Гаилә кыйммәтләре

Күпмилләтле Мәскәү

Һәр катнашучы 7 номинациянең һәркайсына 1 – 5 фото  (гомумән алганда, бер кеше  иң күбе 35 сурәт тәкъдим итә ала) тапшырырга мөмкин. Фотоконкурска кабул ителә  торган эшләр 2018 елдан да иртәрәк төшерелгән булмаска тиеш.

Гаризалар 2023 елның 5 октябренә кадәр кабул ителә. Конкурста катнашу турында төгәлрәк проект сайтында белергә мөмкин.https://rucivilization.ru/about

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International