«Татмедиа» журналисты Бөтенроссия журналистлар берлеге конкурсында җиңде

2023 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

«Татмедиа» АҖ журналисты, «Мамадыш-информ» баш мөхәррире урынбасары Эльмира Миңнекаева 2023 елның иң яхшы журналист әсәренә Россия Журналистлар берлеге үткәргән конкурста җиңү яулады. Журналист гражданнарны социаль адаптацияләүгә багышланган мәкаләләр циклы өчен бүләкләнде.

Материаллар «Татмедиа медиа» сторителлинг мәктәбе программасы буенча әзерләнгән. Бөтенроссия конкурсында иң яхшы дип танылган эшләр арасында хатын-кызның эксклюзив интервьюсы, бетеп баручы авылда яшәүче бердәнбер кеше язмышы, 2,5 ай комада яткан 36 яшьлек кеше хакында язмалар бар.
 

Исегезгә төшерәбез, узган ел шундый ук конкурста «Татмедиа» журналисты, «Снег Медиа» проекты авторы Равил Мөкминов җиңү яулаган иде. Бу җиңүне аңа «Дауна синдромы. Кояш баласы өчен аккумулятор батареясы», «Зур аяк – фил авыруы» һ.б язмалар  китерде.

Быел иң яхшы журналист әсәре конкурсында катнашырга журналистлардан 356 гариза кергән. Бу –узган елга караганда 40 процентка күбрәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International