Айдар Сәлимгәрәев «RT.Док: Геройлар чоры» халыкара документаль кино фестивален ачуда катнашты

2023 елның 26 июле, чәршәмбе

Казанның Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркында «RT.Док: Геройлар чоры» беренче халыкара документаль кино фестивален ачу тантанасы узды.

Фестиваль программасына махсус хәрби операция геройлары турында 15 фильм кертелгән. Фильмнардан тыш, катнашучыларны түгәрәк өстәлләр, төшерүчеләр һәм актерлар белән лекцияләр көтә, спикерлар арасында Борис Корчевников һәм пранкерлар Вован һәм Лексус бар.

Фестивальне ачу тантанасына ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Ватанны саклаучылар» дәүләт фондының республика филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина килде.

Айдар Сәлимгәрәев билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта илдә бара торган вакыйгалар хакында шактый вакытлар уйланачакбыз әле.
«Документалистика – ул хис-кичерешләр тудыра торган һәм ниләр барганын анализларга мөмкинлек бирә торган корал. Мин RT телеканалына фестиваль үткәрү урыны итеп нәкъ менә Казанны сайлаганнары өчен зур рәхмәт белдерәсем килә, бу безгә хезмәттәшләребез иҗаты белән танышу мөмкинлеге бирде. Шул ук вакытта без дә монда ниләр эшләвебезне һәм безне нәрсә борчуын күрсәтә алабыз», – диде Сәлимгәрәев.

«Минемчә, документаль кино теләсә кайсы илнең үсеше өчен мөһим. Документаль кино һәрвакыт теге яки бу илдәге тормышның чынбарлыгын чагылдыра, кагыйдә буларак, ил геройларын күрсәтә, илгә дан китерә һәм аның турында фикер формалаштыра. Моннан тыш, документаль кино ул – киләчәк буынга мөрәҗәгать итү. Нәкъ менә документаль кино, минемчә, вакыйгалар хакында мәгълүмат саклый һәм аларны гадел күрсәтә», – дип фикерләре белән уртаклашты Ләйлә Фазлыева.

Чара өч көн дәвам итәчәк, ябылу тантанасы 27 июльгә планлаштырылган. Бу көнне турыдан-туры эфирда Борис Корчевников катнашында сугыш һәм дин темасына багышланган  түгәрәк өстәл узачак. Фикер алышуга Татарстаннан мобилизацияләнгән полкларга ярдәм итү өчен СВО зонасы барып йөри торган Казан руханилары чакырылган. Шул ук көнне кич белән «Красная тревога. Гибридная война» фильмының премьерасы күрсәтеләчәк. Фильмның авторы – телевидение алып баручысы Анна Чапман картина турында фикер алышуда катнашачак.

Фестиваль программасына Татарстан Республикасыннан да эшләр кертелгән. Мәсәлән, режиссер Равил Мөкминовның СВО зонасындагы вакыйгалар  төшерелгән фильмнары һәм режиссер Зөфәр Дәүләтшинның Татарстанның яңа территорияләрдә тыныч тормышны торгызырга ярдәм итүе турында документаль фильмнары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International