«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXIII конкурсын игълан итә.
Эшләр 2020 елның 13 апреленә кадәр Татарстан Республикасы Журналистлар берлегендә (420080, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 179 (3 подъезд) кабул ителә. Конкурс эшенә «Татарстан Республикасы журналистика һәм массмедиа өлкәсендә «Бәллүр каләм» – «Хрустальное перо» XXIII конкурсына» дигән тамга салырга кирәк. Белешмәләр өчен телефон: (843)555-85-11, 555-76-03.
Катнашырга чакырабыз!