«Шаян ТВ» телеканалы яңа мобиль кушымта эшләтеп җибәрде

2019 елның 14 мае, сишәмбе

«Шаян ТВ» телеканалы яңа мобиль кушымта эшләтеп җибәрде. Аны Playmarketта табарга була.

Кушымта берьюлы өч телдә: татар, рус, инглиз телләрендә эшли.

Өйдә яки юлда «Шаян ТВ» һәрвакыт онлайн режимда. Каналның мобиль кушымтасында «искәртү» режимын кертергә була, аның ярдәмендә кечкенә тамашачылар яраткан тапшыруларын карарга онытмаячак.

Кушымтада күпме караулар булганлыгы күренә. Кушымтаны яңадан кулланганда, карый башланган видеоны дәвам итә аласыз.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International