«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан «Күпчалымлы Россия» XII Бөтенроссия ачык журналистлар конкурсы игълан ителде.
Конкурсның төп максаты - мәдәни мирасны үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш кертүче материалларны барлау. Шулай ук «Многоликая Россия» конкурсы милли гореф-гадәтләрне танытуга, Россия территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.
Конкурста катнашырга теләүчеләр анкеталарын һәм материалларын 2019 елның 1 августына кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар:
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, 6 кат, 5 кабинет, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге. E-mail: mnogolikaya2019@mail.ru. Тел.: 8 (843) 570-31-12.