Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты Татарстан Дәүләт архивы туплау чыганаклары – оешмаларының архивлары арасында түбәндәге бәйгеләр үткәрә

2019 елның 27 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Архив эше буенча дәүләт комитеты дәүләт архивы туплау чыганаклары – оешмаларының архивлары арасында бәйгеләр үткәрә:   

 

- «Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерцияле булмаган оешма һәм гавами хакимият органының иң яхшы архивы»;

 

- "Татарстан Республикасы дәүләт (муниципаль) архивының туплау чыганагы – коммерция оешмасының иң яхшы архивы".

 

Бәйгене үткәрүнең төп максаты – Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль архивларның туплау чыганаклары булган коммерция оешмалары архивларының һәм коммерцияле булмаган оешмалар һәм гавами хакимият органнары архивларының алдынгы тәҗрибәсен һәм иң яхшы эш практикасын тарату, Россия Федерациясе Архив фонды документларын һәм башка архив документларын саклау, исәпкә алу, туплау һәм куллану буенча алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүне стимуллаштыру.

 

1 урын өчен бүләк 1 миллион сумны, 2 урын өчен 750 мең сумны, 3 урын өчен 500 мең сумны тәшкил итә. Гомуми бүләк фонды – 4 миллион 500 мең сум.

 

Бәйгеләр турында нигезләмәләр Дәүләт комитетының рәсми сайтының “Эшчәнлек. Грантлар, архив бәйгеләре” бүлегенә һәм Дәүләт комитетының социаль челтәрләренә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International