Сергей Брилев Болгар һәм Зөя турында Минтимер Шәймиев катнашында репортаж төшерәчәк

2019 елның 29 гыйнвары, сишәмбе

Танылган алып баручы, «Россия-1» телеканалы генераль директоры урынбасары Сергей Брилев Татарстан Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев җитәкчелегендә «Яңарыш» Республика фонды проектлары турында репортаж төшерү өчен Татарстанга килде. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова хәбәр итте.

«Атна ахырында «Яңарыш» фонды 9 ел дәвамында башкарган эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясаячак. Әлеге уңайдан Сергей Брилев шушы вакыт эчендә Болгар һәм Зөядә бирегә «Яңарыш» фонды килгәннән соң нинди үзгәрешләр булуы турында репортаж әзерләргә ниятли», - диде Галимова.

Аның сүзләренчә, дүшәмбе көнне төшерү төркеме борынгы Болгар шәһәрендә булган, бүген алар Зөя утрау шәһәрлегендә эшләвен дәвам итәчәк. Репортаж Минтимер Шәймиев белән интервьюны да үз эченә алачак.

«Үз вакытында Брилев Минтимер Шәймиевкә 80 яшь тулу уңаеннан «Тартария» турында фильм төшерде. Хәзер ул «Яңарыш» фонды проектларының ни рәвешле гамәлгә ашырылуы белән тагын да ныграк кызыксына», - дип искәртте Галимова.

Казан Кремленең рәсми вәкиле әйтүенчә, әлеге репортаж «Вести в субботу с Сергеем Брилёвым» телепрограммасы өчен әзерләнә. Ул 2019 елның 2 февралендә телевизор караучылар игътибарына тәкъдим ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International