Татарстан китап нәшриятында быел аудиокитаплар яздырылачак

2018 елның 4 сентябре, сишәмбе

Быелдан башлап Татарстан китап нәшрияты аудиокитаплар чыгарачак. Бу хакта бүген “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә нәшрият директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.

“Соңгы арада аудиокитапларга сорау зур. Мондый китаплар әле күп түгел һәм булганнарында да авторлык хокуклары тулысынча каралмаган. Алар төрле чыганакларда, сайтларда "яши". Тикшерә башласаң, йә аларның форматлары туры килми, йә юридик мәсьәләләр бар. Без ел азагына кадәр шактый гына аудиокитаплар чыгарырга да планлаштырабыз. Инде бу эш акрынлап башкарыла. Студияләрдә тавыш яздырабыз. Быел Фатих Әмирхан, Дәрдмәнд, Татар халык әкиятләре, Мәҗит Гафури һ.б. авторларның аудиокитаплары дөнья күрер дип уйлыйбыз”, - диде Сәгъдәтшин.

  • Татарстан китап нәшриятында быел социаль әһәмияткә ия 124 исемдәге китап басылып чыгачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International