Кукмара районының "Хезмәт даны" газетасы Гран-при алды

2017 елның 16 октябре, дүшәмбе

2017 елда Татарстанда юл хуҗалыгы темасын иң яхшы яктырту буенча республика журналистлар конкурсына йомгак ясалды. Бәйгедә "Хезмәт даны" ("Трудовая слава") газетасында бирелгән язмалар иң яхшы дип табылып, Гран-прига лаек булды, дип яза kukmor-rt.ru.

Бүләкләрне "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Зарипов белән "Татавтодор" акционерлык җәмгыятенең директорлар Советы рәисе Илдус Фәсхетдиновлар тапшырды. Редакция коллективы язмаларны әзерләүдә ярдәм күрсәтүләре өчен "Татавтодор" оешмасының Кукмара юл төзелеш-ремонт участогы коллективына, аның җитәкчесе Илшат Вилдановка рәхмәт белдерә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International