«Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» гомумроссия фотоконкурсы башланды

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» гомумроссия фотоконкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлады.

Конкурс Россия Федерациясе халыкларының милли бәйрәм традицияләрен саклауга һәм үстерүгә өлеш кертүче аеруча әһәмиятле һәм талантлы фотоэшләрне ачыклау максатыннан үткәрелә.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелә:

- «Иң яхшы фото»;

- «Фотоэшләр сериясе»;

- «Портрет».

Гаризалар 2021 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Анкета, фотосурәтләр түбәндәге электрон адрес аша җибәрелә: foto-konkurs2021@mail.ru яисә электрон чыганакта түбәндәге адрес буенча: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, 6 кат, 608 кабинет, тел. 570-31-12, «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» гомумроссия фотоконкурсына.

НИГЕЗЛӘМӘ

Соңгы яңарту: 2021 елның 1 июне, 09:39

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International