«МНОГОЛИКАЯ РОССИЯ» XIV БӨТЕНРОССИЯ ЖУРНАЛИСТЛАР КОНКУРСЫНА МАТЕРИАЛЛАР КАБУЛ ИТЕЛӘ БАШЛАДЫ

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы тарафыннан «Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар конкурсы игълан ителде.

Конкурсның төп максаты - мәдәни мирасны үстерүгә һәм саклап калуга зур өлеш кертүче материалларны барлау. Шулай ук «Многоликая Россия» конкурсы милли гореф-гадәтләрне танытуга, Россия территориясендә яшәүче төрле милләт халыкларының мәдәниятенә һәм сәнгатенә кызыксыну уятуга юнәлтелгән.

Конкурста катнашырга теләүчеләр анкеталарын һәм материалларын 2022 елның 1 сентябренә кадәр түбәндәге адрес буенча җибәрә алалар:

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы, 420066, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2нче йорт, 6 кат, 608 кабинет, массакүләм мәгълүмат чаралары бүлеге. E-mail: mnogolikayaRT@mail.ru. Тел.: 8 (843) 570-31-12.

НИГЕЗЛӘМӘ

АНКЕТА-ГАРИЗА

Соңгы яңарту: 2022 елның 12 апреле, 13:56

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International