Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:
• “Наркотикларга каршы телевизион сюжетлар һәм радиотапшырулар циклы (шул исәптән проектлар һәм социаль видеороликлар)”
• “Интернет челтәрендә наркотикларга каршы материаллар циклы”
• “Басма мәгълүмат чараларында наркотикларга каршы язмалар циклы
Махсус номинация:
• “Темага тугрылык өчен”
Документлар 2019 елның 1 октябренә кадәр ( 1 октябрьне дә кртеп) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар урамы, 2 нче йорт, “Татмедиа” матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы, 6 кат, 608 кабинет, ММЧ бүлеге, “Бумеранг” журналистларның наркотикларга каршы ХI республика конкурсына” дигән тамга белән, тел.: 8 (843) 570-31-12. Документларны китереп тапшырырга яисә почта аша җибәрергә мөмкин. Документларның Агентлыкка килгән көне конкурс эшен тапшыру көне булып санала.
Соңгы яңарту: 2019 елның 24 июне, 16:07