«Татар рухы һәм каләм» X Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе игълан ителде

«Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесе ел саен милли өстенлекләрне пропагандалау максатыннан оештырыла.

        Бәйгене оештыручылар: «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Бөтендөнья татар конгрессы.

         Бәйгегә эшләр 2021 елның 30 октяберенә кадәр кабул ителә. Оештыру комитеты адресы: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, К.Маркс урамы, 38/5, 105 кабинет. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының мәгълүмати-аналитик идарәсе. Телефоннар: (843) 236-59-16. Факс: +7(843) 264-63-37. Почта аша җибәрү адресы: 420111, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Ирек мәйданы, 1. Бөтендөнья татар конгрессы.

Нигезләмә

Соңгы яңарту: 2021 елның 8 сентябре, 10:53

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International