Патриотик тәрбия темасын массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга «Россия патриоты» республика конкурсы

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы массакүләм мәгълүмат чараларында патриотик тәрбия темасын иң яхшы яктыртуга «Россия патриоты» республика конкурсында катнашуга гаризалар кабул итә башлады. 

Конкурсның максаты – массакүләм мәгълүмат чараларын патриотик тәрбия бирү традицияләренә һәм актуаль бурычларына бәйле тематиканы төрле яклап яктыртуга стимуллаштыру. 

Конкурска түбәндәгеләр кабул ителә:

 * телевизион эшләр (телепрограммалар, махсус репортажлар, видеосюжетлар цикллары, документаль фильм);

* басма ММЧда басмалар, мәкаләләр сериясе,

* Интернет-басмаларда язмалар;

* радиоэшләр (программалар, махсус репортажлар, радиосюжетлар цикллары).

Документлар пакеты  «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгында түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Декабристлар ур., 2, 6 кат, 605 кабинет (матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр бүлеге), почта яки электрон почта буенча: prtatmedia@mail.ru, «Россия патриоты» конкурсына» тамгасы белән 2021 елның 1 октябренә кадәр кабул ителә. Белешмәләр өчен тел.: 8 (843) 570-31-04. 

 

НИГЕЗЛӘМӘ

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 15 июле, 08:15

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International