Җитәкче вәкаләтләре

“Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгына (Агентлык) Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тәкъдиме белән Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан вазыйфага билгеләнеп куела һәм вазыйфадан азат ителә торган җитәкче җитәкчелек итә.

• Агентлыкка йөкләнгән функцияләрнең үтәлеше өчен Агентлык җитәкчесе персональ  җаваплы була.
• тулы җаваплылык нигезендә Агентлык эшчәнлегенә гомуми җитәкчелек итә һәм Агентлыкка йөкләнгән функцияләрнең үтәлеше өчен персональ  җаваплы була;
• гамәлдәге законнар нигезендә федераль хакимият органнарында, Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарында һәм җирле үзидарә органнарында, шулай ук оешмалар белән хезмәттәшлектә Агентлык исеменнән  эш итә;

• билгеләнгән эшчәнлек өлкәсендәге мәсьәләләр буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каравына билгеләнгән тәртиптә хокукый акт проектлары кертә;

• үз компетенциясе чикләрендә боерыклар һәм башка актлар чыгара,  аларның үтәлешен тикшереп торуны гамәлгә ашыра һәм оештыра;

•урынбасарлары һәм Агентлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре арасында йөкләмәләрне бүлә;

• Татарстан Республикасы бюджетында Агентлыкны финанслау өчен каралган акчалар кысаларында Агентлык сметасын раслый;

• Агентлыкка беркетелгән мөлкәттән оператив идарә итү хокукында файдалана, банкларда исәп-хисап һәм башка счетлар ача;

• билгеләнгән тәртиптә Агентлык хезмәткәрләрен эшкә кабул итә, эштән азат итә, вазыйфага куя һәм  вазыйфадан азат итә, аларга карата дисциплинар  җәза бирү һәм бүләкләү турында карарлар кабул итә;

• хезмәт, граждан-хокукый шартнамәләр, шулай ук  килешүләр, дәүләт контрактлары төзи;
• Җитәкче Агентлык исеменнән Ышанычнамәдән башка гына эш итә, аның мәнфәгатьләрен кайгырта, гамәлдәге законнар нигезендә аның мөлкәте белән эш итә һәм акчасын тота, ышанычнамәләр бирә. 

 

Соңгы яңарту: 2020 елның 3 феврале, 10:23

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International