Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс игълан ителә.

Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс игълан итә. Конкурс эшләре 2021 елның 1 июненнән 1 октябренә кадәр түбәндәге адрес буенча «халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктыртуга конкурс» тамгасы белән кабул ителә: 420066, Татарстан Республикасы, Казан ш., Декабристлар ур., 2 йорт, 608 каб. Белешмәләр өчен телефон: 8 (843) 570-31-12.

Конкурс эшләре түбәндәге номинацияләрдә кабул ителә:

  • «Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын яктыртуга юнәлдерелгән массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы медиапроект» (1, 2, 3, 4 урыннар);
  • «Халыклар һәм диннәр арасындагы мөнәсәбәтләрне массакүләм мәгълүмат чараларында иң яхшы яктырткан материал» (1, 2, 3, 4 урыннар);
  •  «Татарстан Республикасында яшәүче  халыкларның телен, мәдәниятен, традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен саклап калуда гаилә кыйммәтләренең ролен иң яхшы яктырткан материал»  (1, 2, 3 урыннар).;

Шулай ук 2021 елда махсус номинация игълан ителә: 

- «2021 елгы Бөтенроссия халык санын алуны иң яхшы яктырту» (2 кыйммәтле бүләк).

Конкурста катнашырга чакырабыз!

НИГЕЗЛӘМӘ

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 2 июне, 10:04

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International